Лениногорскида Сурановлар гаиләсе 25 ел бергә яшәүләрен билгеләп үтте

2024 елның 27 апреле, шимбә

Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә Сурановлар гаиләсен котладылар.

Әлеге гаиләнең бергә яшәүләренә 25 ел туылды. Көмеш туй юбилярлары -  Игорь Николаевич һәм Ольга Витальевнаны ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, туганнары һәм якыннары котлады. 

Алар мактаулы юбилярлар китабында тагын бер кабат имза куйды һәм янәдән балдак алышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International