Лениногорскида 67 нче Беренче май җиңел атлетика эстафетасы җиңүчеләре билгеләнде

2024 елның 1 мае, чәршәмбе

Бүген Лениногорскида 67 нче Беренче май җиңел атлетика эстафетасы узды. Эстафета 1 майда Яз һәм хезмәт бәйрәмендә үткәрелә.

Район Башлыгы Рәгать Хөсәенов барлык катнашучыларны сәламләде һәм ярышларда җиңүләрен теләде.

Аннары спорт эшчәнлегендәге казанышлары өчен лениногорскилыларны бүләкләү булды. Лениногорск районы Советының Рәхмәт хаты белән физик культура һәм спортны үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга керткән өлеше, бокс буенча бөтенроссия ярышларында лаеклы һәм актив катнашканы өчен Дарья Антипова, тренер Артур Галиуллин бүләкләнде, шулай ук трамплиннан чаңгыда сикерү буенча халыкара ярышларда лаеклы һәм актив катнашканы өчен Данил Садреев һәм Аделина Ибраһимова бүләкләнде.

Лениногорск районы территориясендә 2015 елдан бирле «ГТО " программасы актив гамәлгә ашырыла.15 лениногорскилы таныклык һәм алтын билге алды.

17 яшь лениногорскилылар беренче документларын - Россия Федерациясе гражданины паспортын алдылар.

Мәктәп волейбол лигасының зона этабында җиңүче булган 7 нче мәктәп кызлары командасы һәм команда җитәкчесе Рузалия Габдрахманова Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

РФ Президенты Владимир Путин Указы белән 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Бүген дә Лениногорск районы территориясендә уздырыла торган спорт чараларында актив катнашкан гаиләләр Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Алар арасында Абдрашитовлар, Закировлар, Неустроевлар, Шакирҗановлар һәм Костенко-Гәрәевлар гаиләсе бар.

67 нче Беренче май эстафетасында шәһәр һәм районның уку йортлары һәм предприятиеләре командалары катнашты.

Җанатарлар, хезмәттәшләр, дуслар, туганнар ярдәме белән алар үз дистанцияләрен лаеклы җиңделәр, ә җиңү иң тизләренә эләкте.

Мәктәп командалары арасында җиңүчеләр:

 6-7 сыйныфлар:

1 урын-2 нче мәктәп

2 урын-6 нчы мәктәп

3 урын-12 нче лицей

 8-9 сыйныфлар:

1 урын-мәктәп №10

2 урын-лицей №12

3 урын-мәктәп №4

 10-11 сыйныфлар:

1 урын-лицей №12

2 урын-мәктәп №2

3 урын-мәктәп №6

 

Шәһәрнең уку йортлары арасында ЛНТ-1 командасы җиңү яулады, ЛПК икенче урында һәм ЛНТ-2 өченче урынны алды.

Шәһәр предприятиеләре арасында ТаграС РемСервис командасы җиңүче булды, икенче урында ЛТППО, өченче урында Мәгариф идарәсе. Лениногорск шәһәренең җыелма командалары арасында «ЛТС» ҖЧҖ командасы җиңүче булды, «Алдынгылар  хәрәкәте»командасы икенче урында.

Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International