Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Раисы Рөстәм Миңнехановның дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.
Бүләк тапсыру тантанасы Яз һәм Хезмәт бәйрәме, Бөлек Җиңү көненә багышланган иде.
Әлеге чарага якташыбыз, 92 яшьлек тыл хезмәтчәне Әхәт Сәрвәртдин улы Хәбибуллин да чакырылган иде. Ул «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
Бүләкләнүчеләр арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, төрле һөнәр вәкилләре: заводчылар, төзүчеләр, нефтьчеләр, инженерлар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, табиблар, укытучылар.