Спиваковның хәйрия фонды Лениногорскиның сәләтле балалары өчен мастер-класс үткәрде

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

Нефть төбәге балаларына зур бүләк булды бу: дүрт көн буена сәләтле балаларга Россия күләмендә генә түгел,   Израиль һәм Германиядә дә танылган музыкант, хореограф, рәссамнар мастер-класс күрсәтте. Шуның бер көне безнең шәһәрдә яшь сәләтле лениногорскилылар һәм тирә-як район балалары өчен үтте.
“Татнефть» җәмгыятенең “Рухият” фонды Владимир Спиваковның Халыкара хәйрия фонды белән берлектә оештырган   «Владимир Спиваков фонды академиясе. Балалар – балаларга. Татарстан» мәдәни-белем бирү проекты иде ул. Мастер –класслар Әлмәт, Азнакай, Нурлат һәм безнең шәһәрдә үтте. Бездә ул соңгы – дүртенче көнне үтеп, мастер-класста катнашкан балалар һәм педагоглары катнашындагы гала-концерт белән төгәлләнде.Танылган осталардан өйрәнергә дип, безгә Баулы, Урыссу, Мөслимнән дә сәнгать һәм музыка мәктәпләренә, иҗади берләшмәләргә йөрүче балалар килгән иде. Мастер-класслар балалар музыка мәктәбендә һәм Мәдәният сараенда үтте. Рәсем сәнгате серләренә малай һәм кызларны Россиянең танылган рәссамы Александр Муравьев өйрәтте. Буяу итеп гап-гади йомырка кулланды ул. Аның сарысыннан дөрес итеп куллансаң, акварель буяу белән ясаган үзенчәлеккә ирешеп була икән, ә агын бетергеч итеп файдаланырга була. Без моны үзебезгә кайткач та кулланып карарбыз әле, диде мастер-класс алган малай-кызлар. Кич гала-концертка җыелган халык әлеге картиналарны карап хозурланды. Балалар ясаган картиналар белән Мәдәният сарае фойесы тулы иде.
-Менә болар балаларның сәгать ярым эчендә ясаган картиналары. Сәләтсез бала булмый, аны бары күреп алырга һәм үстерергә кирәк. Мастер-класслар вакытында балаларның күзләрендә шатлык-куаныч чаткылары күреп – без бик нык куандык. Бүген бу балаларга ярдәм итеп, сәләтләрен үстереп, киләчәккә күпер төзибез, – диде Владимир Спиваковның халыкара хәйрия фонды сәнгать җитәкчесе, Россия һәм Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе, ЮНЕСКО премиясе лауреаты Петр Гулько журналистларга биргән интервьюсында.
Проектның әһәмиятен аның   быел Россия Президенты грантына ия булуы да   күрсәтә. Проектта 300 дән артык бала катнашты. Бу аларга нәрсә бирә соң?    
-Проект нәтиҗәләре буенча педагоглар иң сәләтле балаларны билгели. Алар аны үзләренә чакырырга мөмкин. Балалар өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Аерата сәләтлеләргә стипендияләр бирелә, – диде Петр Гулько.
   Мәдәният сарае сәхнәсендә үткән йомгаклау концертында безнең шәһәрдән тыш, Әлмәт, Азнакай, Баулы, Урыссуның яшь талантлары да чыгыш ясады, фонд стипендиатлары да килгән иде, аларның һәрберсе - Халыкара һәм Бөтенроссия бәйгеләре җиңүчеләре. Концерт бик матур булды, һәр номер алкышларга күмелде.
-Мондый бәйрәм оештырганнары өчен “Татнефть» Компаниясе һәм «Лениногорскнефть» идарәсе җитәкчелеге исеменнән Владимир Спиваков фондына һәм “Рухият”кә рәхмәтемне җиткерәм. Дүрт көн буена барган мастер-класслар, менә мондый югары дәрәҗәдәге концертлар балаларның осталыгын, танып белү дәрәҗәсен арттыруга нык ярдәм итәчәк, - диде “Лениногорскнефть” идарәсе начальнигының   кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рәис Галиуллин.
  Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк әлеге вакыйганың безнең бик әһәмиятле булуын ассызыклап, шәһәр тарихына кереп калачак, диде, әлеге проектның,   балаларга яңа биеклекләр ачарга ярдәм итәчәген белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International