Лениногорск шахматчылары чемпион исеме алып кайтты

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Казанда узган шахмат буенча республика чемпионатыннан безнең шахматчылар күңелле хәбәр алып кайтты.
Лениногорскиның җыелма командасы дүртенче ел рәттән үз төркемнәрендә беренче урын алды. Республиканы шахмат федерациясе президенты Геннадий Захаров безнекеләргә кубок һәм алтын медальләр тапшырды. Команда составында чыгыш ясаган Владимир Шуваткин, Марат Гыйләҗев, Сергей Михайлов, Артём Афанасьев, Марсель Мөбәрәкшин, Виктор Токарев, Дарья Фролова, Динара Сафиюллина, Адилә Тукаева республика чемпионнары булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International