Шушы көннәрдә «Мәңгелек ут» янында сугыш ветераны, нефть промышленносте ветераны, Социалистик Хезмәт Герое Арестов Анатолий Васильевичка багышланган кайгы митингы үтте. Анда шәһәр мәры Рәгать Хөсәенов, «Лениногорскнефть» идарәсе начальнигы Рафаиль Нурмөхәммметов, «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм башкалар катнашты.
Анатолий Васильевич Арестовның якты истәлеге лениногорскилылар күңелендә мәңге сакланыр.