Лениногорск трамплинчысы Александр Логинов Төркиягә Олимпия фестиваленә барачак Шушы көннәрдә Чайковский шәһәрендә чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Россия беренчелеге узды.Ярышта Россиянең төрле төбәкләреннән 64 трамплинчы катнашты. Лениногорскилы Александр Логинов көмеш медаль яулады.
Безнең спортчы Россия җыелма командасы составында февральдә Төркиянең Эрзурум шәһәрендә үтәчәк Олимпия фестивалендә катнашачак.