26 гыйнварда үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре өчен семинар үтте. Анда замана китапханәләре эшчәнлегенең төп юнәлешләре каралды. Россия һәм Татарстанда 2017 елның Экология елы буларак билгеләп үтелүе уңаеннан, китапханәгә йөрүчеләрнең экологик мәдәниятен арттыру турында сүз булды.
«Исток – Башлангыч» үзәгенең социаль-реабилитация бүлекчәсендә хезмәт өч юнәлеш буенча күрсәтелә: социаль–педагогик коррекция, позитив интереслар формалаштыру, ял итү эшчәнлеге.
1 февральдән эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 5,4 процентка артачак, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге. Безнең республикада бу яңалык 800 меңләп пенсионерга кагылачак.
28 гыйнвар көнне шәһәребезнеңТуган якны өйрәнү музеенда якташ рәссам, СССР рәссамнар Берлеге әгъзасы Анатолий Юдинның күргәзмәсе ачылды.
Мэриянең актлар залында пердприятие һәм оешма, бүлек җитәкчеләре катнашында атналык планерка үтте. Беренче итеп, район башлыгы Рәгать Хөсәенов “Финанс-бюджет палатасы” рәисе урынбасары Тамара Карповага күп еллар нәтиҗәле хезмәте өчен, республика муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хатын тапшырды. Сәламәтлек, уңышлар теләде.
Шәһәребезнең туган якны өйрәнү музеенда мәктәп укучылары өчен төрледән-төрле чаралар узып тора.
Күп балалы гаиләләргә җир бирү турындагы программа гамәлгә кергәннән бирле, республика буенча Росреестр идарәсе 22 мең 500 дән артык җир участогын хокукый рәсмиләштергән.
27 гыйнвар - Ленинградны блокададан азат итүгә 73 ел.Озакка сузылган һәм фаҗигале әлеге вакыйганы кичерүчеләр безнең шәһәрдә дә яши. Онытылмаслык еллар булып әле дә аларның хәтерендә саклана.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк бүген блокадада катнашучылар белән очрашты.
Сишәмбе, 31 гыйнвар көнне, 12.30 сәгатьтә онлайн кабул итүне РФ Дәүләт думасы депутаты, милли мәсьәләләр буенча Дәүләт думасы комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов үткәрәчәк.
Республикада ел саен торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре арасында хезмәтне саклауны иң яхшы оештыру буенча смотр-конкурс уза.