Лениногорск музеенда мәктәп укучылары еш кунак була

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Шәһәребезнең туган якны өйрәнү музеенда мәктәп укучылары өчен төрледән-төрле чаралар узып тора.

Шушы көннәрдә аларда 5 нче мәктәпнең 4 "Б" сыйныфы укучылары кунакта булган. Музей хезмәткәрләре алар белән "Мили костюмны өйрәнәбез" дигән темага дәрес уздырган. Укучыларга төрле милләт костюмнары, аларның үзенчәлеге, ничек киеп йөрүләре турында сөйләгәннәр. Балалар үзләре дә костюмнарны киеп караган, алардагы бизәкләрне өйрәнгән, үзләре үк аларны тукымага да төшереп караган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International