«Исток – Башлангыч» үзәгендә

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

«Исток – Башлангыч» үзәгенең  социаль-реабилитация бүлекчәсендә хезмәт  өч юнәлеш буенча күрсәтелә:  социаль–педагогик коррекция, позитив интереслар формалаштыру, ял итү эшчәнлеге. Хәзерге вакытта өлкәннәрнең физик һәм психологик сәламәтлеген саклау буенча эш бик популяр. Ул комплектан гыйбарәт, шуңа бүлек хезмәткәре көн саен диярлек әңгәмә, викторина, тренинглар уздыра, бию һәм искә төшерү терапиясе дә бик уңышлы килеп чыга. Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Надежда» ветераннар хоры, “Сүнмәс ялкын”  фольклор ансамбльләре һәм башкалар катнашында бәйрәм чаралары оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International