Мэриянең актлар залында пердприятие һәм оешма, бүлек җитәкчеләре катнашында атналык планерка үтте. Беренче итеп, район башлыгы Рәгать Хөсәенов “Финанс-бюджет палатасы” рәисе урынбасары Тамара Карповага күп еллар нәтиҗәле хезмәте өчен, республика муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хатын тапшырды. Сәламәтлек, уңышлар теләде.
Атна буена башкарыласы эшләр турында сөйләшү булды. Район башлыгы бигрәк тә юлларны чистартуга нык игътибар бирергә кушты.Шәһәр һәм районда халык җыеннары дәвам итә, анда барлык кирәкле службаларга катнашырга, йомгаклау сессиясенә әзерлекне дәвам итәргә кушылды.