Иртәгә, 17 февраль көнне, бу темага багышланган практик семинар булачак.Шәһәрнең баш архитекторы семинарда катнашучыларга "Юбилейный"паркын үзгәртү концепциясен тәкъдим итәчәк. Проектта кафелар, балалар мәйданчыгы, спорт, сәүдә рәтләре, парковка төзү һәм башка үзгәрешләр кертү күздә тотыла.Семинарда катнашырга, фикерләрен белдерергә актив кешеләр чакырыла.
Үткәрү урыны: Никахлашу сарае ( Булгаков урамы,1А йорт)
17 февральдә 17 сәгать 30 минутта башлана.