Җомга көн кич белән лениногорскилылар Никахлашу сараена җыелды. Анда җанлы һәм җитди сөйләшү булды. Сүз “Юбилейный” паркын яңарту турында барды. Җыелган халык шәһәрнең баш архитекторы Алексей Карасев тәкъдим иткән паркны реконструкцияләү проекты белән танышты, презентация карады. Аннан соң һәркем үз фикерен әйтте, тәкъдимнәрен җиткерде. Алай гына да түгел, лениногорскилылар төркемнәргә бүленеп, парк яңарышына үз өлешләрен кертеп проект та яклады.
Республика буенча салым хезмәте идарәсе 2017 елның 1 гыйнварыннан декларация кампаниясе старт алуы турында хәбәр итә. 2016 елдагы керемнәре турында үзләре мәгълүмат бирергә тиешле затлар: • шәхси эшмәкәрләр; • шәхси нотариуслар; • адвокатлар; • шәхси практика белән шөгыльләнүче физик затлар. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантыннан укып белегез.
Бүгеннән - 20 февральдән Май чабу атнасын башланды. Русларда аны Масленица дип атыйлар. Май чабу атнасында православие динендәгеләр, өйдән-өйгә кереп, бәйрәм тәбикмәге белән сыйланганнар. Уңган киленнәр пешергән тәбикмәкләрнең чит-читләре түгәрәк булып, алар кояшны хәтерләткән. Май чабу бәйрәме бик борынгыдан килә.
Бу көннәрдә кар күп яву сәбәпле, йорт-бина түбәләреннән аның ишелеп төшү куркынычы бар – сак булыгыз.
Биналар кырыеннан ук бармагыз, ниндидер тавыш ишетсәгез, басып өскә карап тормагыз, йөгереп узып китегез. “Кар төшү куркынычы бар”, “Куркыныч зона” дигән язу эленгән урыннан урап узыгыз, балаларны да моңа өйрәтегез, дип кисәтә шәһәр башкарма комитеты.
Шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музеенда "Туган җир бизәкләре" исемле чираттагы очрашу узды.
2нче мәктәп укучылары милли бизәкләрнең үзенчәлекләренә төшенде. Аннары белемнәрен кулланып, сөлге бизәкләрен кәгазьгә төшерделәр.
Салым хезмәтенең төп бурычы – салым һәм җыемнарның тулысынча һәм үз вакытында түләнүен контрольдә тоту. Соңгы арада кертелгән яңалыкларның берсе салым хезмәте күрсәткән хезмәтне күп дәрәҗәле тикшерү системасын кертү. Мәсәлән, бүген салым түләүче инспектор хезмәтен «Анкетирование» электрон сервисы ярдәме белән Федераль салым хезмәте порталында www.nalog.ru бәяли ала. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантыннан укып белегез.
17 февральдә 11.00 сәгатьтә 13нче мәктәптә – 12нче ТОС үзәк китапханә белән берлектә 8нче сыйныфта Ватанны саклаучылар көненә багышланган сыйныф сәгате үткәрде. Укучыларга әлеге бәйрәм турында сөйләделәр, викторина оештырылган иде, анда бик теләп катнаштылар.
Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәрендә “Сандугач сайрар илем” фестиваленең «Вокаль ансамбльләр» номинациясендә көч сынаштылар. Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан 30дан артык коллектив катнашты.
Быелның гыйнвар ае эчендә республика буенча Росреестр идарәсе тарафыннан 50 меңнән артык гариза каралды. Росррестр хезмәтләрен алу өчен документларны күп функцияле үзәкләргә бирергә мөмкин. Аларның адресын сайттан эзләп таба аласыз: www.uslugi.tatarstan.ru. Тәүлек буе эшли торган бушлай телефонга да шалтыратырга була: 8 800 100 34 34. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.
Шушы көннәрдә Октябрьск шәһәрендә узган бөтенроссия спорт акробатикасы ярышында безнекеләр дә сынатмады. Спортчыларыбыз акробатиканың өч төрендә: егет-кызлар, аерым егетләр һәм аерым кызлар көч сынашты.