Лениногорск акробатлары Россия күләмендәге ярышларда уңышлы чыгыш ясады

2017 елның 17 феврале, җомга

Шушы көннәрдә Октябрьск шәһәрендә узган бөтенроссия спорт акробатикасы ярышында безнекеләр дә сынатмады. Спортчыларыбыз акробатиканың өч төрендә: егет-кызлар, аерым егетләр һәм аерым кызлар көч сынашты.

Нәтиҗәдә, катнаш парлардагы ярышта Дарина Федорова(12 нче лицей) һәм Дамир Варисов (нефть техникумы студенты) өченче урынны яулады.

Егетләр арасындагы ярышта Андрей Хайретдинов һәм Артем Иванов (12 нче лицей укучылары) икенче урынны алды.

Җиңүгә ирешкән акробатларыбыз март башында Киров шәһәренә барачак. Алар Идел буеның Федераль округы чемпионаты ярышларында республика данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International