Лениногорскилылар "Юбилейный" паркын төзекләндерү буенча фикер алышты

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Җомга көн кич белән лениногорскилылар Никахлашу сараена җыелды.

Анда җанлы һәм җитди сөйләшү булды. Сүз “Юбилейный” паркын яңарту турында барды. Җыелган халык шәһәрнең баш архитекторы Алексей Карасев тәкъдим иткән паркны реконструкцияләү проекты белән танышты, презентация карады. Аннан соң һәркем үз фикерен әйтте, тәкъдимнәрен җиткерде. Алай гына да түгел, лениногорскилылар  төркемнәргә бүленеп,  парк яңарышына  үз өлешләрен кертеп проект та яклады.

Бу очрашу-семинардан барысы да канәгать булып, киләчәктә "Юбилейный" паркында балалар мәйдачыгы, зур сәхнә, парковка һәм башка бик күп кызыклы күренешләрне күзаллап таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International