ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Өлкән буын кешеләренә кайсы ризыклардагы туклану матдәләре организм өчен файдалы соң? Шәһәребезнең Роспотребнадзор хезмәткәрләре аларга туклану рационы нинди булырга тиешлеге турында киңәшләрен тәкъдим итә. Ул республика Роспотребнадзор идарәсенең туклану гигиенасын күзәтү бүлеге тарафыннан эшләнгән.

Лениногорскилылар өчен электрон сервисларның бердәм көне үткәрелә. Дәүләт хезмәтләре порталында регистрация үтәргә теләгәннәрне 19 апрель көнне 8.00-17.00 сәгать аралыгында Гагарин урамы, 51 йорт адресы буенча Пенсия фонды идарәсендә көтеп калалар.

 


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

13 апрель көнне иртәнге 9 дан 17.00 сәгатькәчә Письмянка-Ватан тимер юлын аркылы чыгу урынында ремонт эшләре алып барылачак.

12 апрельдә республика буенча Росреестрның рәсми сайтына 12 ел булды. 2005 елда сайтны эшләтеп җибәрү өчен Космонавтика көнен сайлыйлар. Бу турыда тулырак сайтның рус теледәге вариантыннан укыгыз.

Мартта “Таврида” Бөтенроссия яшьләр белем бирү форумына читтән торып заявкалар кабул ителә башлады.Форум 3 июльдән 31 августкача Кырым республикасында үтә. Тулырак мәгълүмат  www.таврида.рф сайтында.

«Исток-Башлангыч» үзәгендә сәламәт яшәү рәвеше турында чираттагы чара үтте. Ул талпан тешләү проблемасына кагылышлы иде. Яз көне талпан тешләү очраклары еш күзәтелә бит, өлкәннәргә шәфкать туташы Маргарита Фәрхетдинова шундый хәл килеп туганда, ниндирәк чаралар  күрергә кирәклеге турында сөйләде.

15-25 апрельдә республикада “Язгы игелеклелек атналыгы” бөтенроссия акциясенең этабы узачак. Анда халыкны, бигрәк тә яшьләрне тарту планлаштырыла. Ул социаль мөһим бурычларны хәл итүгә юнәлдереләчәк.

Шушы көннәрдә аграр предприятиеләрдә язгы чәчүдә катнашачак авыл хуҗалыгы техникасы тикшерү узды.

12 апрельдә Бөтендөнья  авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелә. Ул 1962 елдан СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә бәйрәм ителә.

11 апрель көнне шәһәрнең Туган якны өйрәнү музеенда 12 нче лицейның 3нче сыйныф укучылары "Балаларга сәнгать турында" дигән чарада катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International