Өлкән яшьтәгеләр өчен дөрет туклану өчен киңәшләр

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Өлкән буын кешеләренә кайсы ризыклардагы туклану матдәләре организм өчен файдалы соң? Шәһәребезнең Роспотребнадзор хезмәткәрләре аларга туклану рационы нинди булырга тиешлеге турында киңәшләрен тәкъдим итә. Ул республика Роспотребнадзор идарәсенең туклану гигиенасын күзәтү бүлеге тарафыннан эшләнгән.

Аксымнар

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы(ВОЗ) классификациясе буенча, өлкәннәр категориясенә 55-74 (хатын-кызлар) һәм 60–74 (ир-атлар) яшьлекләр керә. Өлкәннәргә аксымнарның тәүлеклек ихтыяҗы ир-атлар өчен уртача 60-70 грамм, хатын-кызлар өчен 57-65 грамм тәшкил итә. Яшь олыгайган саен кешегә аксымнар әзрәк таләп ителә. Аксымнарның гомуми күләмендә терлекнеке 50-55 процент булырга тиеш. Аларның чыганагы булып майлылыгы аз булган сөт һәм диңгез ризыклары торса, бигрәк тә яхшы. Балык ризыкларын парда пешерергә кирәк. Ә менә терлек һәм кош итләрен чикләү комачау итмәс. Чөнки яшь барган саен мондый аксымнар организмга тискәре йогынты ясый: бавырга, бөерләргә йөкләнеше зур, атеросклерозга китерергә мөмкин.

Майлар

Алар туклану рационында уртача 75 грамм (өлкән яшьтәге ир-атлар өчен) һәм 70 граммнан (өлкән яшьтәге хатын-кызлар өчен) артмаска тиеш. Терлек майларын аеруча чикләргә. Бу майлы ит һәм колбасага кагыла. Кулланылучы майның өчтән бере үсемлекнеке булу шарт. Рафинадлаштырылмаган майда аеруча өлкән яшьтәгеләр өчен файдалы матдәләр күп: фосфат, ситостерин, Е витамины. Аны кыздырмыйча, шул килеш салат, боткалар, винегретларга кушарга була. Үсемлек маеның кислоталары матдәләр алмашынуына, аеруча холестеринга уңай тәэсир итә. Шулай ук йомырка һәм бавыр да холестерин күләмен арттыруга юл куймаучы продуктлар исемлегендә тора.

Углеводлар

Аларның күләмен рационда уртача 290-340 (ир-атларга) һәм 275-310 граммнан(хатын-кызларга) арттырмаска киңәш ителә. Углеводлар чыганагы булып крахмалга һәм азык җепселләренә бай (клетчатка, пектин) ризыкларга өстенлек бирергә. Болар – эре тарттырылган оннан яисә көрпәдән пешерелгән ипи, ярмалар, чи җиләк-җимеш, яшелчәләр. Җиңел үзләштерелә торган углеводлар – шикәр, кондитер эшләнмәләр, баллы эчемлекләрне аеруча чикләргә. Шикәрне өлешчә ксилит (көненә 15-25 грамм) белән алыштырырга була.

Онытмагыз: дөрес һәм акыл белән тукланганда озын һәм актив яшәргә була!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International