«Исток-Башлангыч» үзәгендә сәламәт яшәү рәвеше турында чираттагы чара үтте. Ул талпан тешләү проблемасына кагылышлы иде. Яз көне талпан тешләү очраклары еш күзәтелә бит, өлкәннәргә шәфкать туташы Маргарита Фәрхетдинова шундый хәл килеп туганда, ниндирәк чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләде.