Шушы көннәрдә аграр предприятиеләрдә язгы чәчүдә катнашачак авыл хуҗалыгы техникасы тикшерү узды. Комиссия Казаннан Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән иде. Алар техниканың әзерлеген, үсемлекчелек буенча башкарылган чараларны карады, хезмәтне саклау таләпләрен тикшерде. Хуҗалыкларның күпчелеге тырышып әзерләнгән. Нәтиҗәдә, беренче урынны “Лениногорская агрофирмасы”ның Иске Иштирәк бүлекчәсе алды, икенче урында “Союз-Агро”ның Зеленая Роща бүлекчәсе.