Елгаларда боз эри, шуңа елга-күл тирәләренә якын бармавыгыз хәерлерәк булыр. Бу бигрәк тә балыкчыларга кагыла. Коткаручылар кеше боз астына төшеп китсә, аның 5-10 минут вакыты бар, ди, әгәр шушы вакыт эчендә чыкмаса, ул бата. Икенче төркем – балалар, әти-әнигә аларны контрольдә тотарга кирәк.
17 апрель көнне шәһәрнең Мәдәният сараенда "Язгы игелеклелек атнасы" кысаларында "Кояшлы концерт" узды.
22 һәм 29 апрельдә шәһәр һәм районда экологик өмә узачак, анда барлык предприятие һәм оешма хезмәткрләре, шәһәр һәм район халкы актив катнашыр, дип уйлыйбыз.
11нче гимназиядә 14 апрель көнне Габдулла Тукайның туган көненә багышланган район күләмендә шигырь бәйгесе булып узды. Барлыгы 32 бала катнашты. 1 урынга 11нче гимназиянең 1 а сыныфыннан Дамир Шакиров, Әдилә Гайсина, Чкалов мәктәбеннән 7 сыйныф укучысы Камилә Хамидуллина, 6 нчы мәктәптән Камилә Сафиуллина, 5 нче мәктәптән Язгөл Хаева лаек булдылар. Театраль күренештә 7нче мәктәп 1 нче урынны алды.
Бүген киңәшләр бакчачыларга:
Бигрәк тә гриппка һәм туберкулезга каршы прививкаларга кагыла.
20 апрель көнне 16.00 сәгатьтән гражданннарны шәхси сораулар буенча республика Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин кабул итәчәк.Кабул итү урыны: Булгаков урамы, 1А йорт (яңа ЗАГС бинасы).
Алдан язылу өчен телефон: 5-16-11
Әлеге акция кысаларында «Исток-Башлангыч» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү эшен башлап җибәрделәр.
Шәһәребезнең ЗАГС бинасында Татарстан Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанс буенча комитеты күчмә утырыш уздырды, ул түгәрәк өстәл артында борчыган сорауларны хәл итү рәвешендә үтте.
Торак бүлеге мөдире Елена Романеева Әфганстандагы хәрби бәрелешләрдә катнашкан кеше һәм инвалид гаиләсенә торак алу өчен средстволар бирү турындагы белдерү кәгазен тапшырды.