Район һәм шәһәрдә өмә узачак

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

22 һәм 29 апрельдә шәһәр һәм районда экологик өмә узачак, анда барлык предприятие һәм оешма хезмәткрләре, шәһәр һәм район халкы актив катнашыр, дип уйлыйбыз.

Урам һәм тротуарларны, парк, скверларны кыш буена җыелган чүп-чардан чистартырга кирәк булачак. Туган шәһәрегез, авылыгызны яратуыгызны раслап барыгызны да катнашырга чакырабыз.

29 апрельдә традицион “Урман утырту көне” узачак. Барлык теләге булганнарны катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International