Лениногорскида Габдулла Тукайга багышланган шигырь бәйгесе узды

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

11нче гимназиядә 14 апрель көнне Габдулла Тукайның туган көненә багышланган район күләмендә шигырь бәйгесе булып узды. Барлыгы 32 бала катнашты. 1 урынга 11нче гимназиянең 1 а сыныфыннан Дамир  Шакиров, Әдилә  Гайсина, Чкалов мәктәбеннән 7 сыйныф укучысы Камилә Хамидуллина, 6 нчы мәктәптән Камилә Сафиуллина, 5 нче мәктәптән Язгөл Хаева лаек булдылар. Театраль күренештә 7нче мәктәп 1 нче урынны алды.

Җиңүчеләр 26 сы көнне Г. Тукайга багышланган митингта чыгыш ясаячаклар. 2 нче,3 нче урыннарны алучылар һәм катнашучылар  шул көнне шигырь бәйрәмендә катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International