17 апрель көнне шәһәрнең Мәдәният сараенда "Язгы игелеклелек атнасы" кысаларында "Кояшлы концерт" узды. Аны Мәдәният сараеның өлкән буын үзешчәннәре өчен "Талант" вокал студиясенә йөрүче кечкенә артистлар әзерләгән иде. Балалар башкаруындагы җырлар, шаян шигырьләр олыларның күңеленә бик хуш килде.