Күпчелек очракта кибет яисә супермаркетка кереп, азык-төлек алган вакытта сыйфатлымы-юкмы икәнен тикшереп тормыйбыз, бары яраклылык вакытын гына карыйбыз. Хәер, азык-төлеккә тикшерүне махсус белгечләр уздыра бит. Күптән түгел Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Лениногорск, Зәй, Әлмәт районнарындагы бүлеге белгечләре шәһәрдә эре сәүдә челтәренең бер кибетендә планлы тикшерү барышында фальсификацияле азык-төлек сатылуын ачыклыйлар.
Татарстан Росреестр идарәсе хәбәр итә: милек хуҗасы үзенә караган объектлар белән кызыксынган затлар турында белешмә соратып алырга мөмкин.
Татарстан синоптиклары һава шартларының начараюы турында кисәтә. Иртәгә, 24 октябрьдә, төнлә һәм иртән республика юлларының аерым урыннарында бозлавык хасил була ала, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.
Яшьләр кибы атналыгы кысаларында, Лениногорскиның үзәкләштерелгән китапханәләр системасындагы 12 китапханәсендә «М. Цветаева. Живое издание» онлайн-укулар үтте.
Мордовиянең Саранск шәһәрендә узган Идел буе федераль округы беренчелегенә узган грек-рим көрәше ярышларында безнең спортчы призлы урын алды.
20-21октябрь аралыгында Әлмәттә "Наша время-Безнең заман" эшче яшьләр фестиваленең зональ этабы узды.
20 октябрьдә «ЕДИНАЯ РОССИЯ» партиясе Рәисе Д.А.Медведевның региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Татьяна Воропаева Лениногорскида гражданнарны кабул итте. Халык торак хәлен яхшырту, эшмәкәрлек һәм социаль яклау сораулары буенча мөрәҗәгать итте. Әлеге сораулар контрольгә алынды.
Шәһәребезнең хоккей командалары үз бозында да, читтә дә һәрвакыт уеннар уздыра, яшь үзенчәлекләренә карап, төрле хоккей командаларына бүленгән.
Закон буенча, ана капиталы белән ипотека кредиты өчен түләргә ярый, өч ел вакыт үткәнне көтеп тормасаң да була. Моның өчен Пенсия фонды идарәсенә документлар илтеп тапшырырга кирәк. Нинди докуметлар кирәклеген сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.
Лениногорск мәктәпләрендә 23 - 28 октябрьдә Парламент дәресләре үтә. Ул «Татарстан Республикасы Конституциясе – егерме биш еллык тарих» темасына, Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган.