Шәһәребезнең хоккей командалары үз бозында да, читтә дә һәрвакыт уеннар уздыра, яшь үзенчәлекләренә карап, төрле хоккей командаларына бүленгән.
Күптән түгел “Нефтяник-2003-2004” командасы баулыларга 6:7 исәбе белән оттырды. Ә менә 2001-2002 елгы команда үз бозында Кама Аланы шәһәреннән килгән команданы җиңде. “Нефтяник-2006” командасы ижевскилыларны ике тапкыр җиңүгә иреште, исәп 9:1, 15:0.