Лениногорск көрәшчесе Россия беренчелегенә әзерләнә

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Мордовиянең Саранск шәһәрендә узган Идел буе федераль округы беренчелегенә узган грек-рим көрәше ярышларында безнең спортчы призлы урын алды. 

Анда 2002-2004 елгы өч йөздән артык көрәшче егет үзара көч сынашты. Шәһәребезнең 3нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөрүче Тимофей Седов (тренеры А. Сафиуллин, Р. Лущиков) үз үлчәү авырлыгында икенче урын алды. Хәзер ул республиканың җыелма командасы составында Россия беренчелегендә катнашачак.

Ярышлар 23, 26 ноябрьдә Омск шәһәрендә узачак.Уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International