Сак булыгыз, фальсификат

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

Күпчелек очракта кибет яисә супермаркетка кереп, азык-төлек алган вакытта сыйфатлымы-юкмы икәнен тикшереп тормыйбыз, бары яраклылык вакытын гына карыйбыз. Хәер, азык-төлеккә тикшерүне махсус белгечләр уздыра бит. Күптән түгел Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Лениногорск, Зәй, Әлмәт районнарындагы бүлеге белгечләре шәһәрдә эре сәүдә челтәренең бер кибетендә планлы тикшерү барышында фальсификацияле азык-төлек сатылуын ачыклыйлар.

Аерым алганда, диңгез продукты – Калининградта җитештерелгән “Чистартылган  креветкалар” пешкән-туңдырылган формада 500 граммлы продуктның  микъдарында ширбәтнең (глазурь) норматив акт таләпләренә туры килмәвен ачыклаганнар. Лаборатор тикшерү күрсәткәнчә, креветкаларда ширбәт күләме 54 процентка җиткән, тиешле күләме – 7 процент кына. Моннан тыш үлчәүле, туңдырылган “Минтай” филесындагы ширбәт күләменең артык күп булуы ачыклана. Тиешле күләме 5 процент кына булырга тиеш, ә бу продуктта ул 47 процент тәшкил итә.

Сөт продуктлары да тикшерүчеләр кулына эләккән. Ульяновскида җитештерелгән, масса өлешендә 45 процент май булган “Костромской” сырында 2 процент күләмендә үсемлек стериннары (ул табигый матдә, бераз күләмдә башаклы, кузаклы, яшелчә, җиләк, чикләвектә була) табылган. Норма буенча алар бөтенләй дә булырга тиеш түгел.

Роспотребнадзорның белгеч-эксперты Гүзәл  Мөхетдинова әйтүенчә, сөт продуктларында сөт майларын алыштыру организмда  А һәм D витамины җитмәүгә китерә, шунлыктан кешеләрдә төрле авырулар һәм аллергияле реакцияләр килеп чыгарга мөмкин.

Белгеч аңлатуынча, сөт һәм сөт әчетү юлы белән ясалган (кисломолочный) продуктларда кеше организмы өчен файдалы булган 200дән артык тере матдәләр, макро-микроэлементлар бар, шул исәптән аксым һәм витаминнарга да бай. “Сөт мае 20 май кислоталылыгы белән тәкъдим ителә. Сөт маена биологик актив май кислотасы кергән һәм ул А һәм D витамины чыганагы булып тора. Кешедә Д витамины җитмәгәндә, олыларда – остеопороз, бабаларда рахит килеп чыгарга мөмкин. А витамины исә күрү органнары өчен бик файдалы. Шул ук вакытта сөт продуктлары сөт майлары белән кирәкле, әһәмиятле булган май эрүчән витаминнарны югалта да. Мондый продукция аллергияле  реакөияләр китереп чыгара. Моңа бигрәк тә балалар бирешүчән. Сөттән булмаган, ягъни ясалма майлар табигый сөттәге файдалы матдәләрне алыштыра алмый”, ди Гүзәл Мансуровна.

Сату нокталарында, кибетләрдә шикле продуктларга тап булгансыз икән, Роспотребнадзорның территориаль бүлегенә язмача гариза тапшыра аласыз. Адресы: Әлмәт шәһәре, Грибоедов урамы, 10нчы йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International