24 - 25 ноябрьдә лениногорскида ПАО «Татнефть» ярдәме белән 14 яшьлек һәм яшьрәк яшүсмерләр өчен теннис турниры үтте.
Мәдәният сараенда узган әниләр бәйрәмендә күңелле мизгелләр күп булды. Шуның берсе - шәһәребездә яшәүче ике әнигә “Ана даны- Материнская слава” медален тапшыру иде.
Бүген 11 сәгать 08 минутта "112" хезмәтенә шәһәрнең Шашин урамындагы бер фатирда янгын чыгу турында хәбәр килде.
26 ноябрьдә Чистайда «Татарстан - новый век» - «Татарстан – яна гасыр» кубогына волейбол уеннары төгәлләнде. Ул ветераннар арасында барды. Безнең команда өченче өрын алды.
22 - 25 ноябрьдә “Татнефть” җәмгыятенең «Рухият» фонды В.Спиваковның халыкара хәйрия фонды белән берлектә, «II Академия фонда Владимира Спивакова. Дети – детям. Татарстан» мәдәни проектын оештырдылар.
«Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм» «Үз кулларың белән бүләк» конкурсын оештырды. Анда уку йортлары укучылары, эшче яшьләр катнашты.
«Исток-Башлангыч» үзәге үзләре хезмәт күрсәтүче һәм шәһәрдә яшәүче хатын-кызларны колачлады. 13нче ТОС белән бергә “Минем яулык тарихы” дигән чара оештырдылар. Йөри алмаучыларның волонтерлар белән бергә өйләренә бардылар. Аннан урамда хатын-кызларны котладылар.
Район башлыгы үткәрә торган атналык планерка вакытында “Контроль – исәп палатасы” муниципаль казна учреждениесе рәисе Фирдәүс Хабибуллинаны бүләкләделәр.
13 -24 ноябрьдә Россиядә «Үлем белән кайда саталар, хәбәр ит” акциясенең икенче этабы уза. «Логос» үзәге педагог-психологлары төрле чаралар үткәрделәр. Анда шәһәрдәге күп кенә уку йортлары – 473 кеше катнашты.
Росреестр ВЦТОсына телефон буенча мөрәҗәгать итеп, яисә электрон почта аша бушлай белешмә алырга мөмкин.