Лаеклы бүләк

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Район башлыгы үткәрә торган атналык планерка вакытында “Контроль – исәп палатасы” муниципаль казна учреждениесе рәисе Фирдәүс Хабибуллинаны бүләкләделәр. Ул җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, аны хәл итүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “ Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясенең Мактау грамотасына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International