Бүген 11 сәгать 08 минутта "112" хезмәтенә шәһәрнең Шашин урамындагы бер фатирда янгын чыгу турында хәбәр килде.
Янгын ике катлы йортның икенче катында чыга. Нәтиҗәдә, бер ир-ат янгында һәлак була, ике кеше зыян күрә. Янгын чыгу сәбәбе буенча тикшерү бара, дип хәбәр итте янгын күзәтчелеге бүлеге