22 - 25 ноябрьдә “Татнефть” җәмгыятенең «Рухият» фонды В.Спиваковның халыкара хәйрия фонды белән берлектә, «II Академия фонда Владимира Спивакова. Дети – детям. Татарстан» мәдәни проектын оештырдылар.
25 ноябрьдә Лениногорскида танылган Россия музыкантлары, рәссамнары, хореографы катнашында «мастер-класс» лар үтте. Проект Мәдәният сараенда гала-концерт белән тәмамланды. Аның барышында мастер-классларда аерылып торган сәләтле балаларны бүләкләделәр. Диплом һәәм акчалата бүләккә лениногорск сәнгать мәктәбе Димиева Эльвина һәм укытучысы Постнова Татьяна Геннадьевна да лаек булды.