ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Лениногорскиның Аграр яшьләр бүлекчәсе бу көннәрдә Мамадышта узачак креатив чаналар республика фестивалендә катнашырга әзерләнде.  Ул иртәгә, 27 гыйнварда узачак. Алар нефть качалкасы формасындагы чана ясап, нефть тематикасын күтәреп чыгарга булганнар. Уңышлар телибез.

Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә коллектив җыелышы узды, аның барышында директор Елена Ахмеджанова 2017 елның нәтиҗәләре турында сөйләп узды.

Гыйнвар аенда яшь хоккейчылар бөтенроссия ярышлрының республика этабы үтте.   2005-2006 елгы хокейчылар арасындагы ярыш Лениногорск Боз сараенда үтте. Анда Әлмәт, Бөгелмә, Зәй командалары катнашты. Беренче урынны безнең «Нефтяник» командасы алды (тренеры Галлямов Р.М.).


24
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Шәһәрдә биш ел эчендә берничә парк, буа, сулык тирәләрендә реконструкция үткәрү планлаштырыла.  

 

23 гыйнварда «Студентлар десанты» россиякүләм акциясе кысаларында студентлар полиция хезмәткәрләре эше белән танышты. Алар арасында студентлар, мәктәп укучылары бар иде.

Шәһәребезнең тыл хезмәтчәннәре Әлфия Мөхәммәт кызы Һидиятуллина һәм Александр Тарасович Луцик  90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте.

Лениногорск районының ООО "Союз Агро" җәмгыятендә уртача 15-15,5 кг сөт савып алалар. Мондый уңыш белән бик сирәк хуҗалыклар гына шатландыра ала. 

Туган якны өйрәнү музеенда Сталинград сугышының 75 еллыгына багышланган чара үтте.

"Исток-Башлангыч" үзәгендә “Веналарның варикоз киңәюе” темасына чираттагы чара үтте.

Мәдәният сарае каршында эшләүче “Эрзянка” мордва ансамбле Чирмешән районында үткән мордва мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Безнең артистлар ике диплом һәм кубоклар алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International