Шәһәрдә биш ел эчендә берничә парк, буа, сулык тирәләрендә реконструкция үткәрү планлаштырыла.
Үткән елның декабрь аенда, район башкарма комитеты карары буенча, шәһәрдә уңайлы мохит булдыру уңаеннан муниципаль программа кабул ителгән. 2018-2022 елларда “Юбилейный” паркының икенче чираты, “Яшьлек” паркы һәм Камышлы елгасы, “Мәхәббәт паркы, Камышлы елгасындагы буа (Камышлы ягында беренчесе) , Ленин проспектындагы җәяүле юлы, Горький исемендәге паркны (Урман паркы) төзекләндерү планлаштырыла. Исемлек тагын да тулыланырга мөмкин , шул уңайдан, тавыш бирү оештырыла. Тавыш бирү өчен, http://leninogorsk.tatarstan.ru/rus/oprosparki.htmссылкасы буенча керергә кирәк. Яисә Лениногорск муниципаль районы сайтына керегез, өстәге “Обратная связь” бүлеген ачып, ”Опрос общественного мнения” дигәненә кереп, тавыш биегез. Сез сайлаган төзекләндерү объекты исемлектә булмаса, урыны бар – языгыз, аннан астарак крсәтелгән саннарны да тутырырга кирәк. Шуннан соң, “Отправить” дигәненә басыгыз, “Тавышыгыз исәпкә алынды” дигән язу чыгачак.