ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

25 гыйнварда үзәк китапханәнең 3нче филиалында (13нче мәктәп) Ленинград блокадасы хатирәләренә багышланган чара үтте. Анда “Хәтер” яшүсмерләр клубы 8нче сыйныф укучылары өчен тематик чара үткәрде. Алар лекция булды, документаль фильмнан өзек күрсәттеләр.

24-25 гыйнварда «Дружба» сәламәтләндерү лагеренда («Джалильнефть») “Татнефть” җәмгыятенең “Рухият” хәйрия фонды тарафыннан оештырылучы «Сандугач сайрар илем» фестиваленең туры үтте. Анда  вокал-соло (эстрада) номинациясендәиң яхшылар билгеләнде:

Аның белән республика буенча Росреестр идарәсе сайтында танышырга була: rosreestr.tatarstan.ru, «Выбери кадастрового инженера» бүлегендә.

 


26
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Мәдәният сараенда яшьләр өчен чара үткәрелде. Бәйрәм концертында шәһәрнең танылган артистлары һәм башкалар чыгыш ясады. Сәхнәдән студентларны, барлык Татьяналарны котладылар.

Хезмәт хакын конвертлата түләү, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү, яисә әлеге өлкәдә закон бозу очраклары турында “Халык контроле” дәүләт порталына хәбәр итәргә мөмкин.

25 гыйнварда Яшьләр бүлеге шәһәр уку йортларының иң яхшы студентларын җыеп, студент балы үткәрде.

«Халык контроле» республика порталында яңа категория - «Алкоголь һәм соотавында спирт булган продукцияне сату кагыйдәләрен бозу» барлыкка килде. Аны сату буенча җитешсезлекләр турында мәгълүмат кабул ителә. Әлеге категория ябык, мәгълүмат аның авторына гына күренә. 2017 елда 38 мкниөипаль районнан 1343 заявка кабул ителгән, 461ендәге фактлар расланган.

Ул республика көньяк-көнчыгышының кышкы кубогы 2нче этабы булып, Лениногорск районы башлыгы кубогы на үтте. Анда республика районнарыннан,  Башкортстан, Удмуртиядән килгән 90 узышчы катнашты. Лениногорскиның «Профессионал» командасы икенче урын алды.

3 февральдә  1нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе манежында “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул ГТО” кышкы фестивале узачак.

Хайваннар дөньясы объектларын рациональ файдалану һәм әйләнә-тирәгә (ОВОС) тәэсирен бәяләү кысаларында, республиканың биологоик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2018-2019 елгы ау сезонында республика территориясендә ау ресурсларын алу күләмен нигезләү өчен материаллар әзерләү эше башкарыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International