25 гыйнварда Яшьләр бүлеге шәһәр уку йортларының иң яхшы студентларын җыеп, студент балы үткәрде. Кунаклар каршында «Астра» бию төркеме чыгыш ясады, алар вальс биеде. Студентла үзләре дә берничә бию башкарды. Шулай ук кызыклы конкурслар да булды. Балның патшасын һәм патшабикәсен дә сайладылар.