«Халык контроле» популярлаша бара

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

«Халык контроле» республика порталында яңа категория - «Алкоголь һәм соотавында спирт булган продукцияне сату кагыйдәләрен бозу» барлыкка килде. Аны сату буенча җитешсезлекләр турында мәгълүмат кабул ителә. Әлеге категория ябык, мәгълүмат аның авторына гына күренә. 2017 елда 38 мкниөипаль районнан 1343 заявка кабул ителгән, 461ендәге фактлар расланган.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлекчәсенә кергән районнардан да ( безнең район шунда керә) мөрәҗәгатьләр арткан.

Искәртәбез, һәрбер хәбәр дөрес булырга тиеш. Әлеге хәбәр буенча, гаепле зат административ җаваплылыкка тартылып, аның алкоголь продукөиясе алынса, хәбәр итүчегә 1, 2 һәм 3 мең күләмендә акча түләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International