ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Узган ял көнендә хатын-кызлар командалары арасында футбол буенча Татарстан Чемпионаты узды. Уен безнең шәһәрдә, "Юность" стадионында үтте.

 

Бу көннәрдә ветераннар: Мингазова Ракия Гатиновна, Крючков Василий Яковлевич, Соколов Василий Федорович, Андреев Владимир Семенович 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.


22
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

 Гидрометцентр мәгълүматлары буенча,  23 октябрьдә республика территориясендә көчле җил көтелә.

Шәһәрнең 6нчы мәктәбендә Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов Парламент дәресе уздырды. Анда шәһәр мэры урынбасары Гөлфирә Рафикова, укучылар, мәктәп директоры Ирина Никифорова катнашты.

 

 

Республикада кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская республика прокуроры урынбасары Юлия Наумова белән берлектә, безнең шәһәрдә гражданнарны кабул итте. Алар мондый кабул итүне күптән түгел генә Түбән Камада, Бөгелмә шәһәрләрендә уздырган.

 

Шушы көннәрдә Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр системасының берничә конкурста җиңүе билгеле булды.

23 октябрьдә 8.00-12.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир законнарын бозу мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар элемтә көне» үткәрә.

 

Лениногорскида Чайковский һәм Грибоедов урамнарында 220 тирәк агачы утыртылды. Алар җәй көне мамык таратмаучы агачлар.

Киңәшмәдә предприятие һәм оешма җитәкчеләре, массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

25 октябрьдә Лениногорск мәшгульлек үзәге эш урыннары ярминкәсе үткәрә Ярминкә политехник колледж бинасында узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International