Лениногорскида Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов Парламент дәресе уздырды

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Шәһәрнең 6нчы мәктәбендә Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов Парламент дәресе уздырды. Анда шәһәр мэры урынбасары Гөлфирә Рафикова, укучылар, мәктәп директоры Ирина Никифорова катнашты.

Парламент дәресләре  республиканың барлык мәктәпләрендә үткәрелә: депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре укучылар белән күзгә-күз очраша, аңлату эшләре алып бара.

Мәктәпнең җәмгыять белеме укытучысы Розалия Шәйхетдинова  8 “Б” сыйныфында җәмгыять белеме дәресе вакытында законнар турында тулы мәгълүмат бирде. Дәреснең темасы да “Законнар кайда туа” дип аталды.

Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов фикеренчә, гадәттә, дәресләр зуррак сыйныфларда уза. Чөнки бүген мәктәп партасы артында утыручы укучы олы тормышка аяк басачак, аларга, әлбәттә, законнар асылын белергә кирәк. Шулай ук укучыларга бу дәресләр вакытында депутатлар белән күзгә-күз карашып, аралашу, сорау бирү мөмкинлеге дә туа.Сигезенче сыйныфлар да дәрес ахырында депутатка кызыксындырган сорауларын бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International