Республикада кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская республика прокуроры урынбасары Юлия Наумова белән берлектә, безнең шәһәрдә гражданнарны кабул итте. Алар мондый кабул итүне күптән түгел генә Түбән Камада, Бөгелмә шәһәрләрендә уздырган.
Бездә узганына тормышларында килеп туган четерекле проблемаларын хәл итүгә өметләнеп 5 кеше язылган иде. Кабул итүдә булучыларны игътибар белән тыңлап, берничәсенең проблемасын хәл итүдә ярдәм итүне үз контрольләренә алдылар, тиешле ведомстволарга җибәрелүчеләре дә булды.