Лениногорскида Чайковский һәм Грибоедов урамнарында 220 тирәк агачы утыртылды. Алар җәй көне мамык таратмаучы агачлар. Беренче агачларны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча үтәүче Ринат Ялаков утыртты. Шул тирәдә яшәүче Рахилә Әхмәтшина, Гөлчира Әминова, Фәния Минегулова да бик теләп катнаштылар.