ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

4 декабрь көнне "Светлячок" вокаль ансамбле Рәмзия Галимова җитәкчелегендә Лениногорск Балалар йортында концерт тәкъдим итте.

 

1 декабрь көнне Лениногорск ЗАГС бүлегендә әниләр көненә багышланган чара узды. Анда 11 күпбалалы гаиләләр чакырылды.

 

 

Спасс районы Болгар шәһәрендә “Авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру һәм кече хуҗалык формаларын үстерү буенча чаралар турында" зональ семинар-киңәшмә узды, анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә Лениногорск делегациясе дә катнашты.
 

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ышаныч телефонына халык күбрәк мөрәҗәгать итә башлады. Алар әйтүенчә, кешеләрнең фатирларына яки өйләренә үзләрен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан яки газ хезмәтеннән дип таныштыручылар килә икән. Аларның өсләрендә кайчак гадәти кием, кайвакыт  форма икән. Әлеге кешеләр йорт яки фатир эчендәге предметларны янгын куркынычсызлыгы таләпләренә тикшереп йөрүләрен әйтәләр, аннан соң газ саркап чыгуга датчик,  янгын турында хәбәр бирә торган җиһаз сатып алырга тәкъдим итәләр.

 

Лениногорск муниципаль районының "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инвалидлар темасы һәрвакыт кагылалар. Волонтерлар, социаль хезмәткәрләр белән өйдә социаль хезмәт күрсәтелүче гаиләләргә бардылар.

4 декабрь көнне 29 нчы балалар бакчасында сәнгать һәм сәламәтлек саклау педагогик кафедрасы утырышы узды.


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

3 декабрь – Билгесез солдат көне. Шәһәрнең Туган якны өйрәнү музеенда ел саен әлеге датага багышлап чара үткәрелә.
 

Лениногорск шәһәре ЗАГС бүлегендә Гаилә бәйрәме юбилейларын билгеләп үтү бик матур йолага әверелде. 2018 елның 30 ноябрендә  бүлек белгечләре Хәлиуллов Ирфан Әхмәтша улы белән Нәкыя Әсгать кызының тормыш башлап җибәрүләренә 50 ел тулу   – “Алтын туйлары” белән котладылар.
 Алар үзләренең никахларын нәкъ менә 50 ел элек Ульяновск өлкәсе Цильнинский районы Новотимерсянский авыл советында рәсми рәвештә терки.

 

Лениногорскиның "Логос" үзәге волонтерлары һәм белгечләре Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан акция уздырды. 

30 ноябрь көнне Лениногорск Балалар Думасы активистлары Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан акция уздырды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International