Спасс районы Болгар шәһәрендә “Авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру һәм кече хуҗалык формаларын үстерү буенча чаралар турында" зональ семинар-киңәшмә узды, анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә Лениногорск делегациясе дә катнашты.
Семинарга республиканың төрле районнарыннан 300дән артык катнашучы җыелды. Безнең районнан авыл башлыклары, гаилә фермалары, шәхси хуҗалык җитәкчеләре, район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов катнашты.
Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ярдәм итүче программалар, шәхси хуҗалыкларда мал санын саклау, авыл хуҗалыгы производствосы үсешенә кагылышлы сораулар каралды.
Вчера, 5 декабря, в городе Болгар Спасского района с участием председателя Государственного Совета РТ Фарида Мухаметшина, прошло зональное семинар-совещание по вопросам повышения деловой активности сельского населения и малых форм хозяйствования.
Киңәшмә ахырында ел саен авыл җирлекләре арасында уза торган конкурс җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Алар арасында Яңа Иштирәк авыл башлыгы Гөлия Мәүлетова бар. Ул “Авылда мал санын арттыруга һәм саклап калуда тәэмин итү" номинациясендә җиңүче булды.
Юлтимер авылыннан Альбина Зиятдинова “Терлекчелек буенча иң яхшы шәхси хуҗалык” номинациясендә җиңүче булды. Аларга дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.