Лениногорскида "Логос" үзәге акция үткәрде

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Лениногорскиның "Логос" үзәге волонтерлары һәм белгечләре Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан акция уздырды. Алар шәһәрнең Үзәк мәйданында халык белән очрашты. Кызыл тасма өләштеләр. 
Кызыл тасма СПИДка каршы символ булып тора. Акциянең мәгънәсе: беркемне дә әлеге ВИЧ-инфекция читләтеп үтми, ләкин аны булдырмаска кирәк, якыннарыңа аңлатырга кирәклеге хакында иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International