1 декабрь көнне Лениногорск ЗАГС бүлегендә әниләр көненә багышланган чара узды. Анда 11 күпбалалы гаиләләр чакырылды.
Килүчеләрне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ринат Наилевия Ялаков котлады. 1нче ТОС рәисе Ринат Раисович Миннигалямов истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды. Ул шулай ук "Лениногорскнефть" идарәсе җитәкчесе Рафаил Нурмөхәммәтов, "ОХТИН-ОЙЛ" җәмгыяте генераль директоры Рөстэм Хөснетдинов исеменнән тәбрикләп, аларга бәйрәмне уздыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтен җиткерде.