15 нче февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген безнең районда да истәлекле вакыйга булып узды: Ивановкада кайнар нокталарда һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә Хәтер ташы ачылды.
Эшмәкәрлек эшчәнлегенең аерым төрләрен гамәлгә ашыра башлау турында хәбәр итү тәртибе хакында
«Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында " 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон гамәлгә кертелгәч, яңа хокукый институтның «Эшмәкәрлек эшчәнлегенең аерым төрләрен гамәлгә ашыра башлауның Хәбәр итү тәртибе»механизмы кертелде.
Лениногорск районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов Бөтенроссия муниципаль берәмлекләр конгрессының «Милли проектларны тормышка ашыруда муниципаль берләшмә катнашуы» съездында катнашты, ул 2019 елның 7-8 февралендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында узды.
5 һәм 6 февральдә Әлмәттә чираттагы XXII «Сандугач сайрар илем» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале старт алды. Татарстанның нефть төбәге яшь талантларының традицион смотрын «Татнефть» җәмгыятенең «Рухият» рухи яңарыш фонды оештыра һәм үткәрә. Фестиваль программасы «Сәнгать иҗаты» номинациясен дә үз эченә ала. Шунда ук «Сандугач сайрар илем» фестивале җиңүчеләренә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Федераль кадастр палатасы сайтында «лекцияләр һәм вебинарлар» дистанцион укыту бүлеге барлыкка килде. Бу яңалык күчемсез милек өлкәсендәге инженерлар һәм башка белгечләр (риелторлар, юристлар һ.б.) өчен юнәлдерелгән.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 9 февральдә Татарстан Республикасы буенча: аязучан болытлы һава, урыны белән кар.
2008 елның 25 декабрендәге "Коррупциягә каршы көрәш турында" 273-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә
Балаларны беркайчан да караучысыз калдырмагыз. Аларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәртегез һәм янгын чыккан очракта ничек эш итәргә кирәклеген өйрәтегез.
Лениногорск политехник колледжында (Гагарин урамы, 29нчы йорт) быелның беренче эш урыннары ярминкәсе узды.
Лениногорскиның "JABBAR" көрәш клубы көрәшчеләре панкратион буенча ТР Чемпионатында һәм Беренчелегендә катнаштылар. Ул 2019 елның 7 февралендә Әлмәт шәһәрендә узды. Безнең клуб спортчылары оста күнекмәләр күрсәттеләр.