Лениногорскилыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәртәләр

2019 елның 8 феврале, җомга

Балаларны беркайчан да караучысыз калдырмагыз. Аларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искәртегез һәм янгын чыккан очракта ничек эш итәргә кирәклеген өйрәтегез.

   Ата - аналар, исегездә тотыгыз: балаларны фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре бинадан чыга алмый.

Һәр өлкән кешенең бурычы- балаларга ут белән уйнауның куркынычлыгын аңлату.

Балалар ут белән уйнамасын өчен нәрсә эшләргә кирәк:

   - сабыйларны караучысыз калдырмаска;

   - өйдә, урманда, урамда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгәндә балалар өчен үрнәк булырга;

   - янгын куркынычсызлыгы турында балаларга сөйләргә;

   - балаларга теләсә нинди электр приборларын, газ плитәләрен һәм мичләрне кабызырга кушмаска.

   Үзегезне һәм балаларын саклагыз! Янгын чыккан очракта кичекмәстән 101 номеры буенча шалтыратып, янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International