Ивановкада Хәтер ташы ачылды

2019 елның 8 феврале, җомга

15 нче февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген  безнең районда да  истәлекле вакыйга булып узды: Ивановкада кайнар нокталарда һәлак булган сугышчылар хөрмәтенә Хәтер ташы ачылды.

Ул  Мәдәният йорты каршында урнашкан. Шунда ук янәшәдә  генә тыл хезмәтчәннәренә багышланган  һәйкәл.
Бу көнне төрле чорда Әфганстанда, Төньяк Кавказда һәм башка "кайнар" нокталарда хезмәт иткән ветераннар, укучылар, җәмәгатьчелек вәкилләре, авыл халкы  һәм бу вакыйгага битараф булмаган кешеләр җыелды. 
- Әфган сугышында илебезнең бик күп асыл егетләре, кыю офицерлары катнашты, - дип билгеләп үтте  чарада катнашкан Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары   Владимир Друк . - Алар үз бурычларын намус белән үтәделәр.

   Тантанага килүчеләр алдында шулай ук хәрби бәрелеш ветераннарының "Боевое братство" Әлмәт  район җәмәгать оешмасы  җитәкчесе Геннадий Денисов, Лениногорскидан Вил Галеев,  Әфган сугышы ветераны Илья Мишин чыгыш ясады.
Чара ахырында хәрби бәрелешләрдә һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Хәтер ташына  чәчәкләр һәм веноклар куелды. Аннан соң чара Мәдәният йортында дщвам итте. 
 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International