Лениногорск политехник колледжында (Гагарин урамы, 29нчы йорт) быелның беренче эш урыннары ярминкәсе узды.
Ярминкәдә 15 эш бирүче катнашты, алар 136 вакансия тәкъдим итте. Вакансияләр төрле предприятие-оешмаларга кирәк иде: “Теннис-Холл” учреждениесе, “Водоканал”, «Строй Сити Ритейл», «Тим Интек”, «Агроидея», «Компания Карлен», Лениногорск политехник колледжы, Лениногорск үзәк район хастаханәсе, «Спецстройсервис», «Роснефтекомплект», «Таттелеком», «Торос-молоко», Лениногорск Балалар йорты, “Молоко” җәмгыятьләреннән эш бирүчеләр килде.
Ярминкә вакытында яңа эш бирүчеләр дә катнашты. Алар күпбалалалы әти-әниләргә эшкә урнашу өчен эш урыннары булдыру буенча чыгымнарны киметү турында, шулай ук иректән мәхрүм ителгән гражданнарны эшкә урнаштыру буенча мәгълүматлар бирде.
Ярминкәләр вакансиясендә 196 кеше катнашты. Шуның 37е эшкә урнашу соравы буенча әңгәмәгә бару өчен юллама алды.