Лениногорскида гашыйклар көне

2019 елның 15 феврале, җомга

14 фераль көнен барлык гашыйклар да билгеләп үтә торгандыр. Ә инде кайберәүләрнең, бу көнне үзләренең никахларын рәсми рәвештә теркәргә дә теләкләре бар.  Лениногорск шәһәре Язылышу сараенда 2019 елның 14 февраль көнендә  алты пар үзләренең тормышларын бәйләп җибәрде.

Риваятьләргә караганда, Изге Валентин көнендә язылышкан парлар бәхетле һәм бер-берсенә тугры була ди. Чынлап та, бу көнне язылышкан барлык парларга да нинди генә авырлыклар тормыш юлында очрамасын, бергә-бергә җиңеп, бәхетле һәм якты тормышта яшәүләрен телибез!     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International