ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2019 елның 14 февралендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән кар, юеш кар көтелә.
Болытлы, төнлә аязучан. Урыны белән буран, бозлавык.
Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә 6-12, көчәйгәндә 17 м/с, көндез 5-10 м, урыны белән көчәйгәндә 13 м/с кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы -5..- 10, аязган вакытта-15кә кадәр, максималь һава температурасы көндез +1- 4, көнчыгыш районнарда-7гә кадәр .
Юлларда бозлавык.